«Сугышның беренче көне»: хәтер сәгате (0+)

22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркына килүчеләр өчен «Сугышның беренче көне» дигән хәтер сәгате уздырды. Китапханәче 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының беренче фаҗигале көннәре, Брест кирмәнен саклаучылар, халкыбыз өстенә төшкән авыр сынаулар, сугыш фронтларында бик күп һәлак булучылар турында сөйләде. Чарада катнашучылар диктор Юрий Левитанның сугыш башлану турында хәбәр итүен, «Изге сугыш» («Священная война») җырының барлыкка килү тарихын тыңлады, шулай ук сугыш турында шигырьләр укыды.  

«Мин сугыш турында нәрсә беләм» викторинасында катнашып, балалар яшь геройлар, данлыклы полководецлар, герой-шәһәрләр һәм сугыш турында китаплар хакында бик күп яңа мәгълүмат алды.

Поделиться: